16 Nisan 2014 Çarşamba

Kırklareli Üniversitesinde geçen hafta sonu düzenlenen ve Prof. Dr. Nadir Devlet'in katıldığı çalıştay, Tataristan basınında da yer aldı:

Төркия галимнәре Идел–Урал төркиләре тарихын симпозиуда яктыртты, анда бердәнбер татар галиме Надир Дәүләт катнашты

Версия для печати
Төркия галимнәре Идел–Урал төркиләре тарихын симпозиуда яктыртты, анда бердәнбер татар галиме Надир Дәүләт катнашты  
 
15 Апрель 2014,18:54
Симпозиум “Милләтләрнең очрашу урыны - Идел-Урал” темасына үткәрелде
 (Истанбул, 15 апрель, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Төркия Республикасы галимнәре Идел-Урал төбәге мәсьәләләрен күтәреп чыктылар. 12-13 апрель көннәрендә Кыркларэли университетында “Милләтләрнең очрашу урыны - Идел-Урал” дип аталган симпозиум үтте. Анда Исмәгыйль Түркоглу, Альпер Альп, Ибраһим Мараш, Динчәр Коч, Огузһан Дурмуш, Ибраһим Арыкан, Ясин Кайа, Абдуллаһ Гүндогду, Ильяс Топсакал, Кюршат Йылдырым, Хәсән Демироглу, Саимә Сәләнгә Гөккүз, Бүләнт Байрам, Мәһмәт Ача, Әрҗан Алкайа, Йылмаз Өзкая, Синан Гүзәл кебек Төркиянең төрле югары уку йортларында хезмәт итүче Россия төркиләре буенча белгеч галимнәр җыелды. Анда бердәнбер татар галиме булып профессор Надир Дәүләт катнашты. Ул “1995 елдан алып бүгенгәчә Идел-Урал” дигән доклад белән симпозиум эшчәнлеген башлатып җибәрде.
Ике көн дәвам иткән гыйльми чарада 20гә якын доклад тыңланды. “Идел-Урал төбәгендә җәдитче һәм кадимчеләр арасында милләт вә миллилек эзләнүләре”, “Җәдитчә ысул белән укытуның Идел-Урал төркиләрендә милли аңны уяндырудагы роле”, “Идел-Урал татарларының Истанбулдагы нәшрият хезмәтләре”, “ Россия инкыйлабы чорында Идел-Урал төрки халыкларында үзбилгеләнү адымнары”, “XX гасыр башында Идел-Урал төбәгендә татарларның халык саны”, “Өлфәт” гәҗитенең Идел-Урал төркиләре мәдәниятенә йогынтысы” кебек чыгышлар аеруча зур игътибар күрде. Шулай ук “Идел Урал төбәгендә дин белән милли тема мөнәсәбәтләре”, “Татарстанның актуаль мәсьәләләре”, ” Тәрҗеман” газетасында Исмәгыйль Гаспралы белән татар зыялылары арасындагы милләтчелек темасына кагылышлы бәхәсләр” кебек докладлар да тыңлаучылар арасында кызыклы бәхәсләргә урын ачты.
Казанның 2014 елда төрки дөнья башкаласы булуы уңаеннан, симпозиум Кыркларэли университетының заманча төрки диалектлар һәм әдәбиятлары бүлеге тарафыннан ТЮБИТАК (Төркия фәнни һәм технологик тикшеренүләре корылышы) проекты кысаларында филология фәннәре кандидаты, доцент Бүләнт Байрамның башлап йөрүе белән оештырылды.

Hiç yorum yok:

Yorum Gönder