16 Mayıs 2019 Perşembe

Татарстан президенты белән очрашуны нигә ташлап киттек?


15
Майда Истанбулда купшы бер отельдә Президент Миңнеханов белән
очрашу оештырылган иде. Мин гомумән биредәге сабантуй уйыннарына ,
ифтар мәҗлесләренә һәм башка шундыйрак очрашуларга катнашмый
килдем. Сәбәпләре турында алдарак аңлатачакмын.
 

Миңнеханов Истанбулда Татарлар белән очрашырга тели дип беренчедән
биредәге Идел-Урал оешмасы җитәкчесе, аннан соң Татарстан
республикасының вәкаләтле вәкиле бу очрашуга хәләл җефетегез белән
мотлак катнашыгыз, сезсез бу очрашу булалмас дип ничә мәртәбәләр
әйттеләр. Соңында хатыным белән мин риза булдык, хәтта аның ”күрерсең
нинди тәртипсезлекләр булыр” дип мине кисәтүенә карамастан. Залга барсак
безне кеше шикелле каршы алучы да булмады, мескен оешма җитәкчесе бер
урыннан башка урынга йөгереп кешеләрне утырта иде. Түгәрәк өстәл
рәвешендә оештырылган залда мине бер урынга, ә хатынымны башка урынга
утырткач, мин түзә алмадым һәм икәүләп залны ташлап киттек. Безне кунак
түгел, күрсәтмәлек курчак итеп кулланмакчылар икән. Бу инде ирне түргә,
хатынны ишек артына урнаштырусыман тойылды. Югыйсә, Татарлар
Исламчылыкка сабышып, хатынны икенче планда күргәннәре өчен ме шулай
эшләделәр? Инде бу тәҗрибә миңа соңгы орым булды.
 

Мин Татарлар һәм Татарлык өчен 56 ел эшләп килгән бер академикмын.
Басылып чыккан 32 китабым бар. Шуларның алтысы Казанда басылды (5-е
Татарча, 1-е Русча). Мин Төркиядә танылган бер академикмын. Кая
чакырсалар мине бик зур хөрмәт белән каршы алалар. Ике атна элек кенә
Измирдә Әгәй Университетында оештырылган халыкара симпозиумда төп
чыгышны мин ясадым. Инглизчә әзерләгән соңгы китабымны, ки ул да
татарлар турында, бастыру юлларын эзлим. Гомумән төрек традициясендә
минем кебек өлкән һәм күп әсәрләр биргәннәргә хөрмәт күрсәтәләр.
Аңлашыла ки Татарларда бу шулай түгел. Мине борынгы президентлардан
Тургут Өзал 1990 елда Ню Йоркта (New York) чакта мине үзе янына
чакырттып өч сәгать буйлап төрки халыклар турында сорашкан иде. Борынгы
тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу 2010да Анкарада Тукай кичәсендә
мине чыгышымнан алда “Төркия Татарларының лидеры” дип тәкъдим иткән
иде. Элекке Президент Абдуллах Гүл дә 2010да , мине Астанага ясаган
рәсми визитында делегациясенә алган иде. 72 яшем тулган булса да бер университет мине эшкә кабул итте. Бу юлларны мактану өчен түгел, ә
Төркиядә миңа бирелгән әһәмиятне аңлату өчен яздым.
 

Татарстан белән тәҗрибәләремә килсәк инде шуларны әйтергә тиешмен. 1990
еллардан башлап күп кенә мәртәбәләр Казанга киттем. Академикларның,
язучыларның үз ара бик сыйышалмауын, бер бере турында гайбәт ясауларын
күрдем. Дәүләт системасында исә Совет чорыннан әллә нинди зур үзгәреш
булмаганнын аңладым. Әле дә җиеылышларда үткәрелгән тавыш бирүләрдә
билетлар күтәрелә. Бу бер мисал гына. Ирекле сүз мөмкинлеге булмауны да
аңладым. Шуңа карамастан бәлки татарларга файдам тияр дип Казанга килеп
киттем. Хәләл җефетем миңа һәм татарларга хөрмәт исеменнән Татарча
өйрәнде, Татарларның күпчелеге Татарча сөйләмәгәндә. Хәтта ул кайбер
нәрсәләрне төрекчәгә дә тәрҗемә итте. Дөрес без икебезгә хөрмәт итүчеләр
булды Казанда. Миңа Идел-Урал буйлап тикшерүләр үткәргәндә,
китапларымны басканда зур ярдәм күрсәтүчеләр булды.
 

Әмма ләкин байтак уңайсыз тәҗрибәләр дә яшәдек. Тәнкыйтькә түзә
алмаганнар “сез белмисез” дип мине белемсез-аңгыра кеше урынына
куйчылар булды. Татарстан Фәннәр Академиясе 2014тә минем 70 яшь
юбилеен уздырды. Тарих институты исә шуңа катнашмады. Мине
күрмәмешкә, минем әсәрләр турында белмәмешкә салындылар. 2015-нче
елда оештырган Йосыф Акчура конференциясе чын мәгънәдә бер җәберләү
операциясенә әверелде. Шул уя вакытта Төрекләр белән Академиядә
очрашуда яңа җитәкченең татарча сөйләүне тыйыу исә хатыным һәм миндә
шок тәэсире ясады. Төрек академиклары исә аңлашмыйча миңа сорадылар.
Шушы көннән бирле академиядән бер юл хәбәр дә алганым юк.
Бер вакыт хатыным белән Казанга очканда башын бәйләгән бер ФСБ
хезмәткәре хәләл җефетем белән диалог урнаштырырга тырышты. Бу исә бик
күңелсез һәм безләрне борчыган бер хәл булды.
 

2017 елда Дөнья Татарлары Конгрессында исә, әллә кемнәр сөйләсә дә, миңа
сүз бирмәделәр. Истанбулдагы Вәкаләтле Вәкилчелек тә минем белән
бәйләнешне өзде. Димәк җилләр башка җирдән исә башлаган.
Шул ук елда “Русия иммигрантлары: ерак диаспорага чәчелгән татарлар”
исемле китабымны Казандагы төрле рәсми даирәләргә җибәрдем. “Рәхмәт
алдык” дигән җавап булмады. Цивилизация, унлаган русча сөйләүче,

кулында чәчәк бәйләме тоткан бер тоташ, яки подноста напитки тоткан бер
егет белән булмый.
 

Кыскасы бөтен болар хатынымда һәм миндә зур рухи төшенкелек тудырды.
Димәк Татарлык өчен тырышу түрәләр катында әһәмиятле нәрсә түгел.
Байлык һәм кәсеп һәммә нәрсәдән мөһимрәк. Татарстан вәкилләре тик кәсеп
артыннан гына йөгерәләр. Оят булмасын дип тә чит илләрдә бер бөртек
татарны бер-ике сәгать өчен җыеп аларны да тынычалдырган булалар. Моңа
да акыллы сәясәт дип бәялиләр, күрәсең. Моны күптәннән бирле күргән
булсам да, ГУЛАГларга ябылган ата-анамның изге хатирәләре өчен
күрмәмешкә салындым.
 

Гомумән Казаннан Истанбулга кайтканда минем төрле тәртипсезлекләр
аркылы нервларым какшаган була иде. Вакыт узгач онытып, тагы Казанга
бара идем. Ләкин инде шушы соңгы очрашу, аеруча Төрек җирендә
булганлыктан, хатыныма һәм шулай итеп кия рәвештә миңа күрсәтелгән
хөрмәтсезлек бәлки дә татарлардан ерак торырга кирәк дигән сабак булды.
Төрекләрдә бер әйтем бар: “Үзе егылган, йоламас”.